Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз миллион сумлык кредит алган һәм аны мошенникларга күчергән

Бу хакта полиция хезмәткәрләре хәбәр итә.

47 яшьлек түбәнкамалы 1 млн 148 мең сум кредит алган һәм барысын да мошенникларга биргән.

Алдакчылар хатынга ФСБ хезмәткәре булып шалтырата. Әйтүләренчә, явыз ниятле кешеләр аның картадагы акчасын урларга омтыла. Акчаларны саклап калу өчен мошенник кредит алырга һәм акчаларны «куркынычсыз» счетларга күчерергә киңәш итә. 

Хатын банкка бара һәм 15 минут эчендә кирәкле суммага кредит ала, ә аннары, аңа әйтелгәнчә, барысын да мошенникларга күчерә.

Икенче көнне аңа тагын шалтыраталар, кайбер аферистларның аның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышуларын әйтәләр, ләкин ул вакытта түбәнкамалы инде үзен алдаганнарына төшенә.

Полициядә хатын-кыз аңлатканча, ул мондый мошенниклык турында ишеткән, әмма үзе дә моңа эләгер дип уйламаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев