Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ярты ел эчендә 360тан артык исерек йөртүче хокуксыз калган

Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясендә беренче яртыеллыкка йомгак ясадылар.

2024 елның алты ае нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районы юлларында 57 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда биш кеше һәлак булган һәм 76 кеше җәрәхәтләнгән.

16 яшькә кадәрге балалар катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала җәрәхәтләнгән. Җәяүлеләр катнашында 21 авария булган: 1 кеше һәлак булган, тагын 20 кеше яраланган. Җәяүлеләр кичүләрендә 13 тапкыр кеше таптатканнар.

Каршы як полосага чыгу сәбәпле 7 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бер кеше һәлак булган һәм 13 кеше зыян күргән. Каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен 907 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Ел башыннан 367 кеше исерек килеш машина йөрткән өчен тоткарланган һәм идарә итүдән читләштерелгән. Шул исәптән 24 кеше кабат шундый хокук бозу өчен тоткарланган.

Машина белән идарә итү хокукы булмаган 171 йөртүче юл хәрәкәтендә катнашудан читләштерелде.

Светофорның тыю сигналына үткән өчен 732 машина йөртүче җавап биргән, 874 машина йөртүчегә җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән өчен штраф салынган, 423 машина йөртүче балаларның гомерен куркыныч астына куйган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев