Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

12 августта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Завгороднев Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең шәхси составына яңа җитәкче — полиция полковнигы Руслан Бәдретдиновны тәкъдим итте. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Руслан Бәдретдинов Чаллыда туган. Югары белемне Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында ала, 2004 елда югары уку йортын тәмамлый. Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итүне оператив бүлекчәләрдә башлый. Төрле елларда Чаллы полициясе башлыгы вазифаларын башкара, Менделеевск һәм Лениногорск районнарының полиция бүлекләрен җитәкли. Россия Эчке эшләр министрлыгының өч дәрәҗәдәге «Хезмәттәге отличие өчен» медале белән бүләкләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев