Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада чит ил машинасын йөртүчесе җәяүлене бәрдергән

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл һәлакәтенең шартларын ачыклый.

Чәршәмбе, 11 сентябрьдә, 21 сәгать тирәсендә Түбән Камада чит ил машинасын йөртүче кеше 41 яшьлек ир-атны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте Төзүчеләр проспектында 32 нче йорт каршында килеп чыккан, дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Mitsubishi Lancer автомобиленең 23 яшьлек йөртүчесе, Төзүчеләр проспекты буенча Химиклар ягыннан Тынычлык проспекты юнәлешендә барганда, җәяүлегә юл бирмәгән.

Зыян күрүченең баш мие селкенгән, кулы сынган, бот сөяге имгәнгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл һәлакәтенең шартларын ачыклый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев