Түбән Камада бер квартал эчендә юл-транспорт һәлакәтендә өч бала зыян күргән
Автоинспекторлар машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
2025 елның беренче өч аенда Түбән Кама районында балалар катнашында өч юл һәлакәте теркәлгән, аларда өч бала имгәнгән. Зыян күрүчеләрнең берсе пассажир булган.
Ел башыннан Түбән Кама автоинспекторлары балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 275 машина йөртүчегә штраф салган.
Моңа бәйле рәвештә ДАИ матбугат хезмәтендә бала параметрларына туры килә торган балалар креслоларын куллануның мөһимлеге турында искә төшерделәр. 7 яшькә кадәрге балалар бары тик яше, авырлыгы һәм буе буенча сайланган автокреслоларда гына йөрергә тиеш. 7 яшьтән өлкәнрәк, буе 150 см, авырлыгы 36 кг. булган балалар куркынычсызлык каешын эләктереп арткы утыргычта йөри ала.
Автоинспекторлар машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы һәм сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм кечкенә генә саксызлык та бала өчен фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген истә тотарга чакыра.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев