Түбән Камада бер атна эчендә руль артына исерек килеш утырган 20 шофер тотылган
Бу хакта полиция хезмәткәрләре хәбәр итә.
Түбән Камада бер атна эчендә Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары 20 исерек шоферны тоткарлаган. Хокук бозучыларга 30 меңгә кадәр штраф һәм ике елга кадәр хокукларыннан мәхрүм ителү яный.
Машина йөртүчеләрне исерек хәлдә рульгә утырмаска һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыралар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев