Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада балыкчы суга батып үлгән

Һәлакәт урынына ГИМСның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Дмитрий Трубин бара.

14 август иртәсендә Түбән Кама районындагы «Шинник» базасы янында 65 яшьлек ир-ат батып үлгән.

Һәлакәт турындагы хәбәр 5:14 тә килә. Шалтыратучының сүзләренә караганда, ир-ат дуслары белән иртәнге сәгать 3тә балыкка киткән. 4:10 да ул элемтәгә чыгудан туктый.

Урынга килеп җиткән дуслары, балыкчының гәүдәсен көймә янында суда табып ала. Әйтүләренчә, ул моңа кадәр йөрәге авыртуга зарланган булган.

Һәлакәт урынына ГИМСның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Дмитрий Трубин бара. Балыкчы үлеменең сәбәбе — су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.

Дмитрий Трубин балыкчыларны, һава шартлары начар булу сәбәпле, штормлы вакытта сулыкларга чыкмаска чакыра. Үзен начар хис иткән очракта су өслегенә чыгудан баш тарту яхшырак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев