Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада балигъ булмаган мотоциклчыларны тикшерү буенча рейдлар уза

Балалар һәм яшүсмерләрнең транспорт чаралары белән идарә итү буенча кирәкле күнекмәләре юк, димәк, үзләренә генә түгел, ә юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына да зыян китерергә мөмкиннәр.

Түбән Камада правасы булмаган килеш транспорт белән идарә итүче балигъ булмаганнарны тикшерәләр. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инспекторлар ата-аналарга балаларны күз уңында тотарга, мототранспорт ачкычларын алар ала алырлык җиргә куймаска кирәклеген искә төшерәләр.

«Шуны истә тотарга кирәк, балалар һәм яшүсмерләрнең транспорт чаралары белән идарә итү буенча кирәкле күнекмәләре юк, димәк, үзләренә генә түгел, ә юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына да зыян китерергә мөмкиннәр», — диләр ДАИ хезмәткәрләре.

Моннан тыш, мондый хокук бозу өчен 30 мең сум күләмендә административ штраф бар. Ә инде балигъ булмаган машина йөртүче 16 яшькә җиткән икән, 15 мең сум штраф белән тагын бер административ материал төзелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев