Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада автоинспекторлар 40 хокук бозучыны тоткарлаган

25 сентябрьдә Түбән Камада «Тоннель» операциясе узды.

Аның барышында 40 хокук бозучы тоткарланды. Чара шәһәрнең дүрт участогында үткәрелде.

Рейд барышында хокук саклаучылар тонировка яратучы 8 шоферны тоткарлаган. Әлеге кагыйдәне кабат бозган өчен аларга 4 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр арест яный. Моннан тыш, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган 4 машина йөртүче ачыкланган. Тагын 14 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән, икесе — светофорның тыю сигналына үтеп киткән.

Шулай ук 5 җәяүле тоткарланган. Алар юл аркылы светофорның кызыл утына чыккан, дип хәбәр итә шәһәр дәүләт автоинспекциясе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев