Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада автобус йөртүчеләр арасында 18 хокук бозучы ачыкланган

Тикшерү барышында 45 автобус туктатылган.

Түбән Камада автобусларны тикшерделәр. Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте искәртүенчә, 2024 елда Түбән Кама районында автобус катнашында дүрт юл-транспорт һәлакәте булган, аларда алты кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Тикшерү барышында 45 автобус туктатылган. Нәтиҗәдә, 18 машина йөртүчегә һәм автотранспорт предприятиесенең ике вазифаи затына административ җаваплылык билгеләнгән. Моннан тыш, бер транспорт чарасы махсус автостоянкага урнаштырылган.

Төп хокук бозулар арасында — автобус белән тахографсыз идарә итү яки аның төзексезлеге, куркынычсызлык каешыннан башка идарә итү, пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозу, юл билгеләре таләпләрен бозу һәм башкалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев