Түбән Камада «Җәяүле» профилактик операциясе уза
Татарстанда 26 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр «Җәяүле» профилактик чарасы уза.
Операция кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү кебек хокук бозуларга чик куячак.
Моннан тыш, машина йөрү өлешен тиешсез урыннарда яки светофорның кызыл сигналына юл аркылы чыгучы җәяүлеләргә аерым игътибар биреләчәк.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә 2024 елның 9 аенда Түбән Кама районы территориясендә җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле 38 авария булды дип сөйләделәр. Аларда ике кеше һәлак булган һәм 36 кеше җәрәхәтләр алган. Җәяүлеләр кичүләрендә 18 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев