Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада «Җәяүле» операциясе башланды

Ул 7 августка кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Камада «Җәяүле» профилактик операциясе башланды. Шәһәр дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чараның максаты — юллардагы куркынычсызлык, ә ул җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә бәйле.

«Кайбер җәяүлеләр үзләренең юл хәрәкәтендә катнашуларын һәм шулай ук кагыйдәләрне үтәргә тиешлекләрен оныталар. Кайберәүләр юлны аркылы чыкканда як-ягына карарга кирәк булуын да оныта, ә бит юлда көтмәгәндә автомобиль пәйда булырга мөмкин», — дип яза инспекторлар.

2024 елның алты аенда җәяүлеләр катнашында 21 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бер кеше һәлак булган һәм 20 кеше зыян күргән.

«Җәяүле» оператив-профилактик чарасы 7 августка кадәр дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев