Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада 16 машина йөртүчегә тонировка өчен штраф салынды

Түбән Камада «Тонировка» операциясе бара.

Чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре пыялалары билгеләнгән таләпләргә туры килмәгән транспорт чараларын ачыклый.

Мәсәлән, чәршәмбе, 19 июльдә, кыска вакыт эчендә 16 хокук бозучы ачыкланган. Тонировка яратучыларны җаваплылыкка тарттылар. 

Исегезгә төшерәбез, әлеге хокук бозу өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләрен үтәмәгән өчен законнарда 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуга кадәр җәза каралган, дип хәбәр иттеләр Түбән Кама районы буенча ЮХИДИндә.

Фото: Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев