Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән

Шәһәрдә юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла.

Ел башыннан Түбән Кама районында 82 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кеше һәлак булган, тагын 103е — җәрәхәтләр алган. Аварияләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимегән.

Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәтенең төп төрләре булып бәрелешләр (43%) һәм җәяүлеләрне бәрдерү (32%) тора, дип хәбәр итте Советлар йортында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиядә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Курков.

Шәһәрдә юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла: светофор объектлары төзелә һәм реконструкцияләнә, яктырту һәм барьер киртәләре куела.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев