Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районында әбисен кыйнаган ир-атны кулга алдылар

Вакыйга быел апрель аенда булган.

Түбән Кама районында яшәүче кеше әбисен кыйнаган һәм мировой суд тарафыннан 10 тәүлеккә кулга алынган.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы буенча социаль челтәрдәге 11 нче суд участогы битендә хәбәр ителә.

Эш материалларына караганда, вакыйга быел апрель аенда булган. Ир-ат әбисенең кулына суккан һәм артка каерган. Ачыкланганча, әби кеше үзенең улын — гаепләнүченең әтисен яклаган булган. 

Хатын-кыз оныгына карата гариза язган. Бу хакта РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.1.1 маддәсе буенча («Побои») административ эш кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев