Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама пенсионеркасы мошенникларга 640 мең сум күчергән

Бу юлы да алдакчылар күптәнге схеманы куллана.

Түбән Камада яшәүче 79 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 640 мең сум акча күчергән. Пенсионер хатын «имин счет» турындагы капкын корбаны була: имеш, кемдер аның исеменә кредит алырга тели, һәм акчаларны чит счетка күчерергә кирәк.

Өлкән яшьтәге хатын җинаятьчеләрнең барлык инструкцияләрен үти һәм акча җибәрә. Аннары аферистлар элемтәгә чыгудан туктый.

Түбәнкамалы үзен алдаганнарын аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Полиция хезмәткәрләре искә төшерә: әгәр сезгә шалтыратып сезнең счетыгыз белән проблемалар яки сезгә кредит рәсмиләштерү омтылышлары турында хәбәр итсәләр, кичекмәстән элемтәне өзегез һәм үзегез банкның ярдәм үзәгенә шалтыратыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев