Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама кешесе пенсиясен яңадан исәпләү сылтавы белән 1,79 млн сум акчасын югалткан

Алдакчылар Пенсия фонды исеменнән эш иткән.

Түбән Камада яшәүче 53 яшьлек хатын-кыз мошенникларга ышанып, 1,79 млн сум акчасын югалткан. Алдакчылар Пенсия фонды исеменнән эш иткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе мәгълүматы буенча, телефоннан шалтыраткан мошенник хатын-кызны аның пенсиясен яңадан исәпләүләре һәм аңа берничә ай хезмәт стажы кертелмәвенә ышандырган. Аларны стажга кайтару өчен хатын-кызга электрон чиратка язылырга тәкъдим итәләр. Моның өчен мошенник SMS буенча килгән кодны әйтеп бирүне сорый. Зыян күрүче шулай эшли дә.

Берникадәр вакыттан соң аңа хатын-кыз шалтырата һәм үзен дәүләт хезмәтләре порталының куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Ул түбәнкамалы белән ФСБ хезмәткәре элемтәгә керәчәк, дип хәбәр итә. Соңрак аңа чыннан да үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтырата.

«Ул минем счетларымнан шикле переводлар булуы һәм хәзер аларны ачыкларга кирәклеге турында аңлатты. Моның өчен банкка барырга кирәк. Күрсәтелгән банкта миңа кредит алырга кирәк иде, чөнки, имеш, минем исемгә заявка рәсмиләштерелгән һәм аны ябарга кирәк», — дип искә ала түбәнкамалы.

Берничә көн дәвамында шалтыратучылар җитәкчелегендә ул төрле банкларда кредитлар рәсмиләштерә һәм алынган акчаларны шәһәрнең сәүдә үзәкләрендәге банкоматлар аша күчерә. Соңрак ул үзен алдауларын аңлый һәм полициягә хәбәр итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев