Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама балалар бакчасы хезмәткәрен мошенниклар 300 мең сумга алдаган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Түбән Кама балалар бакчаларының берсендә эшләүче 52 яшьлек ханымны телефон мошенниклары алдаган. Алар аңа мөдир исеменнән хат язалар һәм аңа карата тикшерү үткәрелүен хәбәр итәләр.

Соңыннан түбәнкамалыга билгесез кеше шалтырата, ул үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра һәм ханым исеменнән кредитлар рәсмиләштерүгә гаризалар бирелүен хәбәр итә.

Алга таба инде шомарган схема буенча түбәнкамалыны заём алырга һәм акчаны «куркынычсыз счетка» күчерергә күндерәләр. Хатын-кыз 296 мең сум күчергән.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев