Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама автоинспекторлары мәктәп укучыларына юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре турында сөйләде

Түбән Камада Куркынычсыз юл хәрәкәте атналыгына йомгак ясадылар.

Профилактик чара шәһәрдә 16-20 сентябрьдә узды.

Бу вакытта балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең санын һәм авырлыгын киметүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.

Уку елы җитү белән ата-аналар балаларына юл кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерергә тиеш. Моннан тыш, балаларны машинада йөртү кагыйдәләре турында да онытырга ярамый, дип искә төшерә автоинспекторлар. Һәрбер машина йөртүче үзенең пассажирларының, бигрәк тә балаларының тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы булуын истә тотарга тиеш.

«Бу вакыт эчендә Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 20дән артык административ хокук бозуны кисәтте. Һәрбер машина йөртүче үзенең пассажирлары тормышы өчен җаваплы булуын истә тотарга тиеш, шуңа күрә тизлек режимын бозуны, дистанцияне сакламауны һәм куркыныч маневрлар ясауны булдырмагыз», — дип мөрәҗәгать итте машина йөртүчеләргә Түбән Кама районы Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Вадим Фәрхетдинов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев