Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама автоинспекторлары балигъ булмаганнарның мототранспорт белән идарә итү куркынычы турында искә төшерде

Мондый хокук бозу өчен 15 меңгә кадәр штраф һәм транспортны махсуслаштырылган стоянкага урнаштыру яный.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналарны мопед һәм скутер белән идарә иткән балигъ булмаган йөртүчеләрнең куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә чакыра.

Полицейскийлар тагын бер тапкыр яшүсмерләрнең бу мавыгулары фаҗигагә китерергә мөмкинлеген искәртәләр.

«Өлкәннәр балигъ булмаганнарның мөстәкыйль рәвештә руль артына утыру омтылышларын контрольдә тотарга һәм туктатырга тиеш», — дип ассызыклыйлар шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.

Мондый хокук бозу өчен 15 меңгә кадәр штраф һәм транспортны махсуслаштырылган стоянкага урнаштыру яный.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев