Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Наркотиклар сатып алган түбәнкамалы җинаять кылуда гаепләнә

Түбән Кама кешесе үз гаебен таныган.

Түбән Камада 22 яшьлек җирле кешене РФ ҖК 228 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип тапканнар («Зур күләмдә наркотикларны законсыз сатып алу, сату максатыннан башка саклау»).

Суд 2023 елның 28 маенда гаепләнүченең интернет аша 4 мең сумга наркотиклар сатып алуын ачыклаган. Шул ук көнне егет 1,68 г авырлыктагы закладканы барып ала, әмма аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Түбән Кама кешесе үз гаебен таныган. Суд аңа сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәүрүм итүне билгеләде, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев