Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Мошенниклар түбәнкамалыны 6 миллион сумга алдаган

37 яшьлек ир-ат июньдә инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим иткән кыз белән таныша.

Мошенниклар инвестицияләрдә өстәмә акча эшләү сылтавы белән Түбән Камада яшәүченең 6 млн сумга якын акчасын урлаган.

37 яшьлек ир-ат июньдә интернетта аңа инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим иткән кыз белән таныша. Аннары аның белән телефоннан үзен биржа аналитигы дип таныштырган һәм криптовалюта белән сатуларда катнашырга тәкъдим иткән ир-ат аралаша.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, берничә көн аферист җитәкчелегендә түбәнкамалы үзенең тупланмаларын һәм кредит акчаларын чит банк счетларына барлыгы 5,9 млн сум күчерә.

Аннары ир-ат инвестиция платформасыннан «эшләп тапкан» акчасын чыгармакчы була һәм бу хакта «менеджерга» әйтә. Әмма тегесе, «инвестор» акчасын һичшиксез алачагын вәгъдә итеп, югала һәм бүтән элемтәгә чыкмый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев