Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Квадроцикл сатып алырга теләгән түбәнкамалы, аферистларга эләгеп, 125 мең сум акчасын югалта

«Сатучы» хәтта эре габаритлы йөкне төяү видеосын да җибәрә.

36 яшьлек Түбән Кама кешесе квадроцикл сатып алганда акчасын югалта. Зыян күрүче сәйләвенчә, ул Интернетта сату турында белдерү таба һәм транспорт чарасын сатып алырга була.

«Сатучы» хәтта эре габаритлы йөкне төяү видеосын, транспорт накладноеның фоторәсемен дә җибәрә. Тиздән түбәнкамалы квадроцикл бәясенең яртысын — 125 мең сумны «сатучыга» күчерә.

Шуннан соң квадроцикл хуҗасы элемтәгә чыгудан туктый, ә зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев