Көтелмәгән ярдәм
Социаль челтәрләрдә бер түбәнкамалы ике хатынның һәм бер ирнең Кама елгасында батучы балаларны коткарулары турында язган.
Диана исемле ханым сүзләренчә, дүрт кыз бала әниләренең күз алдында бата башлаган.
«Су астына төшеп китәр алдыннан бер бала әнисен ярдәмгә чакырып кычкырырга өлгерде. Ике кызны әниләре судан чыгара алды һәм калган икесен коткарырга кереп китте. Әмма алар куркудан әниләренә нык ябышып, нәтиҗәдә аны батыра башлыйлар. Әниләре кычкыра башлагач, пляжда ял итүче ике хатын һәм бер ир ярдәмгә ашыкты. Коткаручы иң соңгы булып килеп җитте. Битараф калмаган бу кешеләргә рәхмәт!» – дип язган Диана.
Социаль челтәрләрдә ул шулай ук шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать итеп, пляжда коткаручылар санын арттыруны сорый.
Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев