Акчасын урлаган
Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре 70 яшьлек картның акчасын урлаган 57 яшьлек бәндәне тотканнар.
Тикшерү барышында ачык-
ланганча, 70 яшьлек карт коммуналь хезмәт өчен түләргә банкка килгән булган. Касса тәрәзәсе төбендә 3650 сум акчасын калдырып банкоматка таба киткән картның игътибарсызлыгыннан файдаланып, теге ир-ат шул акчаны алган да, тиз...
Акчасын урлаган
Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре 70 яшьлек картның акчасын урлаган 57 яшьлек бәндәне тотканнар.
Тикшерү барышында ачык-
ланганча, 70 яшьлек карт коммуналь хезмәт өчен түләргә банкка килгән булган. Касса тәрәзәсе төбендә 3650 сум акчасын калдырып банкоматка таба киткән картның игътибарсызлыгыннан файдаланып, теге ир-ат шул акчаны алган да, тиз генә чыгып тайган. Карт бу хакта банк хезмәткәренә әйткән һәм ул, хәвеф кнопкасына басып, полицескийларга хәбәр иткән. Берничә минуттан теге кыек куллы ирне полиция эләктергән. Ул бәндәнең чит кеше акчасын алу мизгелләре видеокүзәтү камерасында язып барылган булган. Нәтиҗәдә, җинаять эше кузгатылган.
Заводтагы фаҗига
Эре панельле йортлар төзү (КПД) заводында пенопласт кисүче булып эшләүче 1958 елгы хатын эш урынында фаҗигале төстә үлгән.
Фаҗигагә таручы хатын полистирол блоклар хәзерләү станогында эшләгән чакта, агрегатның арткы ишеге (күрәсең, ул эшче хатын аны тиешенчә ябып җиткермәгән) кинәт кенә ачылып китеп, түбәнкамалының башына килеп бәрелгән һәм әлеге хатын шунда ук үлгән. Ул, гомумән, әлеге аппаратта эшләргә тиеш булмаган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозган өчен (саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән), бу очрак буенча җинаять эше кузгатылырга мөмкин.
Бармак эзе ярдәмгә килә
Әгәр дә документыгыз бозылган, табигый һ.б. бәла-казага тарыгансыз, яки хәтерегезне җуйгансыз икән, шәхесегезне ачыклау өчен, дактилоскопия, ягъни бармак эзләрегезнең базада саклануы - менә дигән ярдәмлек булачак.
Бигрәк тә хәтере юклыкка зарланучы өлкән яшьтәгеләр өчен кирәк ул. Шулай ук, кеше үзе турында бер генә мәгълүматны да исендә калдырмаган очракта да, якыннарына ул кешене тиз арада табарга ярдәм итә.
Моны, рәсми гариза нигезендә, Россия эчке эшләр министрлыгының җирле органнарында теркиләр һәм ул, закон буенча, яшертен сер итеп саклана.
Яшьләр моны www.gosuslugi.ru сайты аша, махсус форма тутырып, интернет-мөрәҗәгать рәвешендә гариза язу юлы белән эшли алалар. Ә инде интернет белән дуслыгы булмаган өлкән буын, турыдан-туры, эчке эшләр органына үзләре чыгалар.
Ирекле дактилоскопик теркәлү буенча дәүләт хезмәте Түбән Камада Яшьлек урамындагы 27нче бинада урнашкан эчке эшләр идарәсендә (дежур часть) күрсәтелә. Белешү өчен телефоннар: 8(8555)49-25-84; 49-26-59. Кама Аланы халкы өчен -
үз поселокларындагы Пионерная урамының 1нче бинасында урнашкан эчке эшләр бүлегендә (дежур часть). Телефон: 8(8555) 33-70-42
Барлык мәгълүматны дәүләт хезмәте порталында (www.gosuslugi.ru) һәм, шулай ук, Түбән кама эчке эшләр идарәсенең рәсми сайтындагы (mvd-nk.ru) «Государственные услуги» разделында табарга була.
Штрафны да, «права»ны да..
Россия эчке эшләр министрлыгы халыкка күрсәтә торган 48 дәүләт хезмәте арасында - хөкемгә тартылганмы-юкмы икәнлеккә кагышлы белешмә бирү, автотранспортны теркәү, шофер булырга теләүчеләрдән квалификацияле имтихан алу һәм аларга «права» бирү, хәбәрләр теркәү, шәхси сак бизнесына һәм гражданнардагы корал әйләнешенә кагылышлылары да бар.
Аның өчен, үз кулыңдагы документың белән, www.gosuslugi.ru сайтында бер мәртәбә теркәлеп кую җитә.
Интернет сайтта (uslugi.tatar.ru) юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен тиешле штарфны түләргә, үзеңә кирәкле хезмәт өчен гариза үрнәген алырга, ГАИда транспортыңны теркәтү, яки «права»ңны алмаштыру, автомобилеңә техник карау уздырту өчен алдан язылып куярга, квартирыңдагы сигнализация өчен тиешле акчаны да түләргә була.
Дәүләт хезмәте порталыннан файдалану вакытыгызны да янга калдырыр, административ барьерга да, чиновниклар бюрократлыгына да юлыкмассыз.
Нет комментариев