Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

«Йөреп торырга алган»

Түбән Кама шәһәр судында 19 яшьлек егеткә карата җинаять эше каралды.

Ул РФ Җинаятьләр Кодексы 166 маддәсенең беренче өлеше («Урлау максатында автомобильне законсыз үзләштерү») буенча җинаять кылуда гаепләнә. 

Егет быелның 28 июнь төнендә «Төзүче» бакчачылык ширкәтеннән бакча күршесенең Volkswagen Polo машинасына утырып киткән. Тик шактый исерек булгач, бик ерак китә алмаган, «Корабельная роща» юлында идарә итүне югалтып, юл читенә төшеп капланган. Юлтранспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина нык зыян күрә. Зыян суммасы 630 мең сумнан артып китә. 

Егет үз гаебен таныган һәм зыянны тулаем каплаган. Тик шулай да аңа карата шартлы рәвештә, шундый ук сынау срогы белән 1,5 ел ирегеннән мәхрүм итү билгеләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев