Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Инвестицияләр буенча белгеч Түбән Кама пенсионеркасын акчасыз калдырган

Инвестицияләр ярдәмендә акча эшләргә теләгән 65 яшьлек хатын-кыз Интернет челтәрендә күңеленә хуш килгән платформаны сайлый.

Инвестицияләр ярдәмендә акча эшләргә теләгән 65 яшьлек хатын-кыз Интернет челтәрендә күңеленә хуш килгән платформаны сайлый.

Берникадәр вакыттан соң аңа билгесез кеше шалтырата, үзен инвестицияләр буенча белгеч дип таныштыра, яхшы шартлар һәм табыш вәгъдә итә.

Түбәнкамалыга бу тәкъдим ошый, аның күрсәтмәсе буенча кушымтаны урнаштыра һәм күрсәтелгән счет буенча инвестицияләр кертә башлау өчен 290 мең сум күчерә. Керемнәрне үстерү өчен хатын-кызга счетын тулыландырырга тәкъдим ителә, һәм ул, барлык акчаларын салып, шуны эшли дә.

Вакыты җиткәч, пенсионер акчасын кире ала алмый, шунда ул үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Түбәнкамалы мошенникларга 1,17 млн сум күчергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев