Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ял көннәрендә 16 түбәнкамалы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

Тагын дүрт йөртүчегә җинаять җаваплылыгы яный.

Түбән Камада узган ял көннәрендә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүнең 20 факты ачыкланган.

Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 16 шофер административ җаваплылыкка тартылган. Аларга ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф яный.

Тагын дүрт кеше кабаттан исерек килеш руль артына утырган. Аларга инде «Ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы белән административ җәзага тартылган кеше тарафыннан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү» маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев