Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Эшенә ашыккан түбәнкамалы мошенникларга 75 мең сум акча күчергәнен сизми калган

Җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада яшәүче 48 яшьлек хатын телефон мошенникларына ышанган һәм акчасын югалткан.

Зыян күрүче сүзләренчә, 14 сентябрь иртәсендә WhatsApp мессенджерында аңа бер кыз шалтырата. Бу кыз үзен «Дәүләт хезмәтләре» порталы хезмәткәре итеп таныштыра. 

Кыз аңлатуынча, имеш, башка номердан кемдер хатынның «шәхси кабинет» ына керергә омтыла. Шуннан соң зыян күрүчегә код килә, ул аны шалтыратучы кызга әйтеп яздыра. Ханым шулкадәр эшенә ашыга ки, хәтта бу шалтыратучыларның алдакчылар булырга мөмкин булуы аның башына да килми. 

Шуннан соң хатын белән банк хезмәткәре элемтәгә керә. Ул хәбәр иткәнчә, зыян күрүче исеменнән төрле банкларга кредитлар сорап мөрәҗәгать итүләр җибәрелгән. «Банк хезмәткәре» киңәше буенча, түбәнкамалы банк кушымтасына керә һәм «операцияне гамәлдән чыгару өчен» үзенең кредит картасыннан 75 мең сумны күчерә.

Хәзерге вакытта зыян күрүченең банк кушымтасы блокта. Бу факт буенча РФ ҖК 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган («Мошенничество»), дип хәбәр иттеләр Түбән Кама полициясендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев