Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ел башыннан Түбән Камада юл һәлакәтләрендә 16 бала зыян күргән

Бер бала һәлак булган.

2023 елның сигез аенда Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 16 бала зыян күргән, аларның берсе һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшь түбәнкамалылар еш кына автомобильләр бәрдергәндә имгәнә. Ел башыннан мондый очраклар тугыз булды, зыян күрүчеләрнең берсе, башлангыч мәктәп яшендәге кыз һәлак булды.

Дүрт бала автомобиль бәрелешләрендә зыян күргән. Велосипедта йөргәндә өч бала юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.

Район дәүләт автоинспекциясендә әйтүләренчә, машина йөртү тәҗрибәсе һәм таныклыгы булмаган яшүсмерләрнең машина, мопед, мотоцикл, питбайк руле артында булу очраклары еш очрый. Ел башыннан 26 шундый факт теркәлгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев