Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ел башыннан Түбән Кама юлларындагы аварияләрдә 8 кеше һәлак булган

Балалар катнашында 30 юл һәлакәте булган.

2024 елның 9 аенда Түбән Камада 105 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда сигез кеше һәлак булган, 127 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр саны 24 фактка кимегән, дип хәбәр итә шәһәр дәүләт автоинспекциясе.

Моннан тыш, аварияләрдә зыян күрүчеләр (16 кешегә кимрәк) һәм һәлак булучылар (5 кешегә кимрәк) саны кимү күзәтелә.

Балалар катнашында 30 авария булган, аларда 32 бала зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән балаларның яртысы диярлек җәяүлеләр (14 авария).

Ел башыннан хокук саклаучылар исерек килеш авто белән идарә иткән 616 йөртүчене машина йөртүдән читләштергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев