Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Чистай — Түбән Кама трассасында җиңел машина «КамАЗ» га бәрелә

Авариянең шартлары ачыклана.

Кичә кич Чистай — Түбән Кама трассасының 62нче километрында ВАЗ-2109 һәм «КамАЗ» бәрелешкән.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Түбән Камага таба барган «девятка» машинасын йөртүче 21 яшьлек шофер тизлекне һәм дистанцияне исәпкә алмаган һәм алда баручы йөк машинасына бәрелгән. Бәрелүдән җиңел машина түбәсенә әйләнеп капланган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе баш мие селкенүе, баш мие җәрәхәте ала. Госпитализацияләнмәгән.

Авариянең шартлары ачыклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев