Бер көндә – ике кайгы
Шәм аркасында фатир янган.
Хәл Яшьлек урамындагы 9а йортында килеп чыга. Иртән 63 яшьлек хатынның улы вафат булган. Кичке сәгать 6 тулып узгач, әни кеше шәмне яндырып куеп, йорт ишегалдына чыгып китә. Ә берничә минуттан беренче каттагы ике бүлмәле фатирыннан кара төтен чыга башлаганын күрәләр.
Шаһитлар әйтүенчә, моны күргән бар кеше ярдәмгә ашыккан. Беренчел фараз буенча, янгын телевизор өстенә куелган шәмнән чыккан. Әби урамга чыкканда, аны сүндермәгән. Шәм төшеп китеп, ут эскәтергә капкан, аннары пластик та яна башлаган.
Янгын мәйданы ике квадрат метр тәшкил итә, фатирның калган өлеше кара төтен сөременә «баткан». Инспекторлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерә: өегездән чыгып киткәндә көнкүреш җиһазларын, газны сүндерергә онытмагыз.
Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев