Алдасаң, җәза салалар
Түбән Кама шәһәр судында 36 яшьлек хатын эше каралган.
Ул чит ил кешесен фиктив рәвештә фатирында теркәүдә гаепләнә. Шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, узган елның 5 августында бу хатын федераль миграция хезмәте идарәсенә килеп, үз фатирына Үзбәкстан кешесен теркәвен җиткергән. Чынлыкта, ул ир анда яшәмәгән.
Ялганчы хатынга карата җинаять эше кузгатканнар. Хөкем буенча, аңа 5 мең сум штраф салынган.
Фото: https://pixabay.com/ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев