2023 елның ике аенда Түбән Камада юл транспорт һәлакәтләре ике тапкыр арткан
Быел 28 юл һәлакәте теркәлгән.
Түбән Камада 2023 елның беренче ике аенда юлларда ничә юл-транспорт һәлакәте булганы турында сөйләделәр. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай, бу чорда Түбән Кама муниципаль районы территориясендә зыян күрүчеләр белән 28 юл-транспорт һәлакәте булган — 37 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Шул ук вакытта, шоферлар гаебе белән 23 юл һәлакәте була, аларда 32 кеше имгәнә. Җәяүлеләр гаебе белән 5 ДТП теркәлгән, аларда 5 кеше зыян күргән. Балигъ булмаганнар катнашында 3 авария теркәлгән.
Чагыштыру өчен: 2022 елның шул ук чорында 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм 28 кеше җәрәхәтләнгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев