Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы банктан һәм җитәкчесеннән бурычка алган 6 миллион сум акчасын мошенникларга күчергән

Җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада яшәүче 48 яшьлек кеше мошенниклар җитәкчелегендә кредитлар җыйган, җитәкчесеннән бурычка акча алган һәм чит счетларга 6 миллион сумнан артык акча күчергән.

Алдартазлар ар-атны аның исеменнән займ алуга гариза бирелгән дип ышандыра. Һәм акчаларны коткару өчен, имеш, аларны узып үзеңә кредит алырга кирәк, дип аңлаталар. 

Түбәнкамалы аферистларга ышана һәм 4 миллион сумлык өч кредит ала һәм аларга күчерә. Аннары алар аңа кредит автомашина залогына рәсмиләштерелгәнгә күрә, 1 миллион сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәклеген әйтәләр. Ир-ат бу сумманы җитәкчесеннән бурычка алып тора. Аннары тагын бер тапкыр ала. 

«Минем проблемалар турында хатыным шикләнә башлады. Мин аңа бернәрсә дә әйтмәдем, чөнки миңа бу эшләр турында беркем дә белергә тиеш түгел диделәр. Хатын улыбызга шалтыратты, ул безгә килде һәм соңыннан мине алдаганнарын аңлатты», — дип сөйли зыян күрүче.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җинаятьчеләр аңа WhatsApp аша шалтыраталар, ә банк хезмәткәрләренең кредитны ни өчен аласыз дигән сорауларына, фатир сатып алу һәм аны ремонтлау өчен дип аңлата.

Әлеге факт буенча РФ ҖК 159 маддәсенең дүртенче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган («Мошенничество»), дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев