Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада улын мылтыктан атып үтергәннән соң әтисе үз-үзенә кул салган

Фаҗига 26 июньдә Мурадьян урамындагы 8 нче йортта була.

Түбән Камада 65 яшьлек ир улын атып үтерә, аннары үз-үзенә кул сала. Фаҗига 26 июньдә Мурадьян урамындагы 8 нче йортта була.

Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат 44 яшьлек улы белән эчеп утыра, алар арасында конфликт килеп чыга һәм әтисе улының аркасына ау мылтыгыннан ата. Улы шунда ук үлә. Шуннан соң әтисе үз-үзенә кул сала.

Мәрхүмнәрнең гәүдәләрен хастаханәдә дәваланганнан соң кайткан әни кеше таба.

РФ ҖК 105 маддәсенең 2 өлешенең а пункты буенча җинаять эше кузгатылган («Үтерү»). Тикшерү бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев