Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада «Тоннель» профилактик операциясе барышында 26 хокук бозу ачыкланган

Барысына карата беркетмәләр төзелгән.

ЮХИДИ 27 сентябрьдә Түбән Камада узган «Тоннель» профилактик операциясенә нәтиҗә ясады.

Рейд вакытында 26 йөртүчегә карата административ беркетмә төзелде. 

Иң күп хокук бозу очраклары — куркынычсызлык каешын эләктермәү (7) һәм тонировка (4) белән бәйле. 

Өч автомобильченең машинасында дәүләт номерлары укылмый, тагын өчесенең машиналары төзек булмаган.

Шулай ук 1 очракта ОСАГО таләпләрен бозу һәм баланы автокреслосыз йөртүнең бер факты ачыкланган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев