Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада укучы баланы бәрдергән шофер авария урыныннан качкан

Мәктәп укучысының бәрелгән урыннары бар, терсәге тырналган.

Түбән Кама автоинпсекторлары баланы бәрдерүнең шаһитларын эзли. Узган шимбәдә билгесез шофер 11 яшьлек укучыны бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте Табеев урамындагы 26 нчы йорт каршында була, малай юлны җәяүлеләр кичүе аша аркылы чыккан була. Машина йөртүче авария урыныннан кача.

Мәктәп укучысының бәрелгән урыннары бар, терсәге тырналган. Хастаханәдә ярдәм күрсәтелгәннән соң, ул өенә җибәрелә. 

Дәүләт автоинспекциясендә баланы бәрдергән шоферга һәм ДТП шаһитларына +7 904 714 61 91 яки +7(8555) 49-24-90 телефон номеры буенча шалтыратуларын сорыйлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев