Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада сигез ай эчендә юл һәлакәтләрендә 9 кеше һәлак булган

Түбән Камада 2023 елның сигез аенда юл-транспорт һәлакәтләренә йомгак ясалды.

ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов сөйләвенчә, бу чорда районда зыян күрүчеләр белән 117 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда тугыз кеше һәлак булган һәм 131 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган.

Аварияләрнең төп сәбәпләре:

  • каршы як полосага чыгу;
  • җәяүлеләр кичүендә җәяүлегә өстенлек бирмәү;
  • юл киселешләрендә кагыйдә бозу;
  • җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.

Әхмәтҗанов шулай ук иң аварияле көннең дүшәмбе булуын билгеләп үтте. Иң күп җәрәхәт алучылар — җәяүлеләр, алар катнашында тугыз һәлакәт теркәлгән. Пассажирлар катнашында — дүрт юл-транспорт һәлакәте. Велосипедчылар исәбендә — өч авария.

Юллардагы балалар травматизмы җитди проблема булып тора. Барлыгы 16 вакыйга теркәлгән. Ә балалар һәм яшүсмерләр өчен атнаның иң травматик көне — чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, ә тәүлек вакыты буенча — кичке дүрттән кичке алтыга кадәр.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тота. Моның өчен шәһәрдә һәм районда оператив-профилактик чаралар, рейдлар, шулай ук профилактик әңгәмәләр үткәрелә.

Моннан тыш, узган ел социаль реклама белән егерме баннер урнаштырылган. Моннан тыш, район территориясендә яшь инспекторларның 80 отряды эшли, аларда меңнән артык бала шөгыльләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев