Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада операция вакытында 167 җәяүлегә штраф билгеләнгән

Моннан тыш, 37 машина йөртүче дә штрафлар алган.

Түбән Камада «Җәяүле» оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Операция барган вакытта 167 җәяүлегә штраф билгеләнгән, алар юлны тиешсез урында үткән. Моннан тыш, 37 машина йөртүче дә штрафлар алган.

Тиешсез урында юлны чыккан өчен штраф күләме 500 сум тәшкил итә, дип искәртә инспекторлар. Ә җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләр өчен штраф 1,5 меңнән 2,5 мең сумга кадәр.

Фото: Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев