Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада «Каршы полоса» операциясе башланды

Операциянең максаты — каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.

Түбән Камада 30 июньнән 9 июльгә кадәр «Каршы полоса» профилактик чарасы узачак.

Операциянең максаты — каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, дип хәбәр итә шәһәр дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый хокук бозу өчен штраф күләме биш мең сум тәшкил итә. Шулай ук ярты елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Бу хокукны кабат бозган өчен машина йөртү хокукы бер елга алынырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев