Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе 2025 елның I кварталына нәтиҗә ясады.

Ел башыннан Түбән Камада һәм Түбән Кама районында 27 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 40 кеше зыян күргән. Узган ел белән чагыштырганда аварияләр саны арткан (7 фактка һәм 10 яраланучыга). Шәһәр дәүләт автоинспекциясе 2025 елның I кварталына нәтиҗә ясады.

Җәяүлене бәрдерүнең дүрт очрагы теркәлгән. Алар барысы да җәяүлеләр кичүләрендә булган. 181 машина йөртүче исерек хәлдә тотылган; каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның 304 очрагы һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт белән идарә итүнең 87 очрагы кисәтелгән.

2025 елның өч ае эчендә автоинспекторлар куркынычсызлык каешын эләктермәгән өч меңнән артык йөртүчене һәм меңгә якын җәяүле-тәртип бозучыны тоткарлаган.

Балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч бала зыян күргән. Икесе җәяүлеләр кичүләрендә җәяүлеләр сыйфатында һәм берсе пассажир сыйфатында зыян күргән.

Фото: t.me/GIBDDNIGNEKAMSK

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев