Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада исерек килеш машина йөртүчеләргә карата 50дән артык җинаять эше кузгатылган

Бу хакта Түбән Кама полициясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел башыннан Түбән Камада 50дән артык автомобильчегә карата исерек хәлдә кабат руль артына утырган өчен җинаять эшләре кузгатылган.

Чираттагы шундый хокук бозучыны ЮХИДИ хезмәткәрләре 26 сентябрьдә Вокзал урамындагы 34 нче йорт янында тоткарлады, дип хәбәр итә Түбән Кама полициясенең матбугат хезмәте.

«Лада Гранта» руле артында 46 яшьлек ир-ат булган. Аның моңа кадәр дә исерек килеш машина йөрткәне өчен җаваплылыкка тартылганы булган инде. Хәзер ир-атка 264.1 статьясы буенча җинаять эше кузгатылу һәм 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев