Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ял көннәрендә тугыз исерек шофер тоткарланган

Түбән Камада җомгадан якшәмбегә кадәр машина йөртүчеләрне тикшерделәр.

Шушы көннәрдә инспекторлар тугыз исерек шоферны тоткарлады, дип хәбәр итә шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

Хәзер руль артына исерек килеш утырырга яратучыларга 30 мең сум күләмендә штраф, шулай ук ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный. Хокук бозучыларның машиналары штрафстоянкага урнаштырылган.

Инспекторлар Түбән Камада 8(8555) 49-24-90 телефоны эшләве турында искә төшерә. Битараф булмаган түбәнкамалылар юллардагы куркыныч йөртүчеләр турында шушы номер буенча шалтыратып хәбәр итә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев