Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ял көннәрендә ЮХИДИ өстәмә рейдлар уздырачак

Ул - исерек шоферларны ачыклауга юнәлдерелгән.

Түбән Камада җомга һәм ял көннәрендә исерек шоферларны ачыклау буенча өстәмә рейдлар узачак. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуңа бәйле рәвештә, йөртүчеләрнең исләренә төшерәләр: исерек хәлдә машина йөрткән өчен яки исерек кешегә идарә итүне тапшырган өчен 30 мең сум штраф каралган, шулай ук 1,5 елдан 2 елга кадәр правасыз калу куркынычы бар. 

Законны кабат бозган өчен җинаять җаваплылыгы яный.

Моңа кадәр без Түбән Камада бер атна эчендә 7 кеше юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев