Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ял көннәрендә 11 исерек шофер тоткарланган

Рейд узган ялларда үткәрелде.

Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләре узган ял көннәрендә «Нетрезвый водитель» дигән профилактик чара уздырды. Нәтиҗәдә, исерек хәлдә руль артына утырган 11 йөртүче тоткарланган.

Түбән Кама автоинспекторлары искәртә: исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф каралган. Исерек килеш кабаттан руль артына утырган йөртүчеләргә җинаять җаваплылыгы яки 300 меңгә кадәр штраф яный. 

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек шоферларны күргән очракта, дежур частька 112, 8 (8555) 49 24 90 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев