Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада бер атна эчендә 150дән артык машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган

Бу хакта ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу статистикасын бастырды. Бу хакта ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай, 11 исерек йөртүчене транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштергәннәр. 86 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән һәм балигъ булмаган пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 54 кеше җаваплылыкка тартылган.

Шул ук вакытта 19 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф алган.

«Машина руле артына утырып, сез үз тормышыгыз өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашкан башка кешеләрнең тормышы өчен дә җаваплы», — дип искәрттеләр дәүләт автоинспекциясендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев