Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ашыгыч ярдәм машинасы автобуска бәрелгән

Зыян күрүчеләр юк.

Түбән Камада ашыгыч ярдәм машинасы юл кырыенда туктап торган автобуска бәрелгән. Бу хакта ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Юл киселешендә һәм юл киселеше кырыеннан 5 метрдан якынрак урында транспортка туктау һәм тору тыела. Юл-транспорт һәлакәте нәкъ менә шул сәбәптән килеп чыккан. Автобус юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып парковкаланган булган, шуңа күрә ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе аңа бәрелгән», — диелә Дәүләт автоинспекциясе хәбәрендә.

Юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән, бары тик транспорт чараларына зыян килгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев