Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада 2023 ел башыннан җәяүлеләрне бәрдерүнең 36 очрагы теркәлгән

Түбән Камада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Җәяүле» оператив-профилактик чарасын үткәрә.

Шәһәр ЮХИДИ матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ел башыннан Түбән Камада җәяүлеләрне бәрдерүнең 36 очрагы теркәлгән, аларда алты кеше һәлак булган һәм утыз кеше зыян күргән.

Операцияне үткәрү җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санының артуы белән бәйле. Чара кысаларында инспекторлар шоферлар һәм җәяүлеләр белән аңлату әңгәмәләре алып бара.

Моннан тыш, җәяүлеләр һәм шоферлар тарафыннан юл кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту көчәйтеләчәк. Аеруча авария куркынычы зур булган урыннарда.

Шулай, 2023 ел башыннан алып, машина йөртүчеләр җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү белән бәйле мең ярымнан артык хокук бозу кисәтелгән, сүз уңаенда, моның өчен ике мең сумга кадәр штраф каралган.

Үз чиратында җәяүлеләр дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар, шәһәрдә 1,8 меңнән артык шундый хокук бозу очрагы теркәлгән, моның өчен биш йөз сум күләмендә штраф каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев